Татар театрының 110 еллыгына багышланган тантана узды

2016 елның 23 декабре, җомга

Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында татар профессиональ театры оешуга 110 ел тулуга багышланган тантаналы кичә узды. Килгән кунаклар арасында Татарстан Республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан мәдәният министры Айрат Сабигатуллин бар иде.

Юбилей хөрмәтенә театр труппасы барлык артистлар катнашында зур тамаша әзерләгән иде. Төрле елларда куелган спектакльләрдән өзекләр дә күрсәтелде. Шулай ук якты дөнья белән хушлашкан артисларны һәм театр эшлеклеләрен дә искә алдылар.

Минтимер Шәймиев театрны бәйрәм белән котлап берничә артистка дәүләт бүләген тапшырды. Камал театры артисты Илсөя Төхвәтуллина Татарстанның халык артист исеменә лаек булды, яшь артистлар Гөлчәчәк Гайфетдинова һәм Алмаз Сабирҗановларга Татарстанның атказанган артисты исеме бирелде.

Бәйрәм чаралары әле бүген дә дәвам итә.  Ул спектакльләрдән өзекләр белән башланып китәчәк. Икенче бүлек Г.Камал театры актерлары котлауларыннан торачак. Музыкаль, шигъри, бию номерлары белән Россиянең атказанган, Татарстанның халык артистлары Фирая Әкбәрова, Илдус Әхмәтҗанов, Татарстанның халык артистлары Хәлим Җәләлов, Люция Хәмитова, Илдус Габдрахманов, Луара Шакирҗанова, Әсхәт Хисмәтов, Зөлфирә Зарипова, Искәндәр Хәйруллин, Татарстанның атказанган артистлары Олег Фазылҗанов, Ләйсән Рәхимова, Алсу Каюмова, Радик Бариев, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, шулай ук яшь актерлар Ирек Кашапов, Ришат Әхмәдуллин, Раил Шәмсуаров, Гүзәл Минакова, Алмаз Гәрәев, Фәннур Мөхәммәтҗанов, Гүзәл Гөлвердиева чыгыш ясар дип көтелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International