23 ноябрьдә кичке сәгать дүрттә «Әкият» татар дәүләт курчак театрында аның баш режиссеры, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Илдус Зиннуровның тууына 70, иҗат эшчәнлегенә 50 ел тулу уңаеннан тантаналы кичә узачак.
Бәйрәм тамашасы программасына иң яхшы спектакльләрдән өзекләр, юбилярның дусларыннан, хезмәттәшләреннән тәбрикләүләр, җырлар, биюләр кертелгән.