Чистай шәһәрендә Пастернакның мемориаль музеенда язучы М.А. Шамбадалның тууына 125 ел тулу уңаеннан «Шалом алейхем, Михаил Абрамович!» күргәзмәсе ачыла.
Дөнья мәдәниятендә ул Шолом-Алейхем әсәрләрен идиштан тәрҗемә итүче буларак мәгълүм. Ә чистайлылар хәтеренә ул Камчадал баба исеме белән кереп калган. Бөек Ватан сугышы елларында М. Шамбадал шундый псевдоним белән радиодан үткен чыгышлар ясый.
«Шалом алейхем, Михаил Абрамович!» күргәзмәсе 10 октябрьгә кадәр эшли.
(84342)5-42-65
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте