10 июньдә Бөгелмә шәһәренең Техника йортында «Иделкәем» балалар-үсмерләр үзешчән һәм курчак театрлары республика смотр-конкурсының йомгаклау туры уздырылды. Анда Татарстанның төрле районнарыннан балалар-яшүсмерләр театр коллективлары катнашты. Жюри барлыгы 62 спектакльне карап бәяләде. Җиңүчеләр билгеләнде һәм аларга лауреат исеме, бүләкләр тапшырылды.