Кариев театры 29 нчы сезонын “Артист” премьерасы белән яба

2016 елның 27 мае, җомга

Бүген Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры “Артист” моңсу комедия премьерасы белән үзенең 29 нчы театраль сезонын яба. 

Ркаил Зәйдулла пьесаны, актер, драматург, режиссёр Габдулла Кариевның тууына 130 ел тулу уңаеннан, аның бердәнбер әсәренә нигезләп язган. Спектакльнең режиссеры − Россиянең атказанган артисты, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Ренат Әюпов, рәссамы − РФның һәм Калмык Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Валерий Яшкулов, композиторы − Алмаз Әсхәдуллин, балетмейстеры − Флера Янышева.

Төп рольләрне театрның әйдәп баручы артистларының берсе Илнар Низамиев, яшь артистлар Алсинә Закирова, Илназ Хәбибуллин, Айдар Вәлиев башкара, гомумән, "Артист" спектаклендә Г.Кариев театрының труппасы тулаем катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International