«Мастеровые» Яр Чаллы рус драма театрының Казанда зур гастрольләре

2016 елның 5 апреле, сишәмбе

15-18 апрельдә Казанда “Мастеровые” Яр Чаллы рус драма теарының зур гастрольләре үтә. Театр тамашачыларга дүрт спектакль тәкъдим итә.

Спектакльләр Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Кече сәхнәсендә уйнала:

15 апрель, 18:30 – «Җинаять шаһите».  Детектив. А.Кристи, 16+

16 апрель, 18:30 – «Көзге күңелсезлек». Н.Некрасов әсәрләре буенча төшләр, 16+

17 апрель, 18:30 – «Васса». Драма. М.Горькийның “Васса Железнова” пьесасы буенча, 18+

18 апрель, 18:30 – «куян өне». Психологик драма. Дэвид Линдси-Эбер, 18+

Гастрольләр алдыннан, 15 апрельдә 14:00 сәгатьтә “Мастеровые” театрының баш режиссеры Денис Хөснияров, театрның директоры  Армандо Диамантэ һәм театрның әйдәп баручы артистлары катнашында матбугат конференциясе үтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International