«Археологик мирас объектларын саклауны оештыруның актуаль проблемалары» фәнни-гамәли семинары

2016 елның 29 марты, сишәмбе

25 мартта Казанда  Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы белән Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең  А.Х. Халиков исемендәге Археология институты һәм Россия Федерациясенең археология өлкәсендә эшләүче күп кенә оешмалары  бергәләп оештырган «Археологик мирас  объектларын саклауны оештыруның актуаль проблемалары» фәнни-гамәли семинары булып узды.

Семинарда түбәндәге мәсьәләләр каралды:

1. Археологик мирас объектларын дәүләт хисабына алу мәсьәләләре.

2. Археологик мирас объектларының чикләрен билгеләү: теория һәм практика.

3. Археологик мирас объектларын дәүләт хисабына алуны оештыру өчен кирәкле документларга таләпләр: проблемалар һәм аларны хәл итү юллары.

4.Археологик мирас объектларын исәпкә алу өчен кирәкле тикшеренү эшләрен оештыру практикасы.

Семинарда мәдәни мирас объектларын дәүләт саклавы өлкәсендә эшләүче дәүләт хакимияте органнарыннан 50 вәкил, археология өлкәсендәге белгечләр катнашты.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International