XI Казан кинофестивале: Венеция призерларыннан Әдәбият елына кадәр

2015 елның 3 августы, дүшәмбе

5 сентябрьдән 11 сентябрьгә кадәр  Казанда  XI Халыкара мөселман кинофестивале уздырыла. Фестивальдә бүләк алу өчен конкурс программасында 50 фильм ярышачак, конкурс комиссиясе аларны якын арада җәмәгатьчелеккә тәкъдим итәргә җыена. Моннан тыш, казанлылар һәм шәһәр кунакларына фестивальнең гаять кызыклы параллель программасы күрсәтеләчәк. Әйтик, Әдәбият елына багышланган «Әдәбият – киң экранда» (татар һәм рус язучылары әсәрләре нигезендә төшерелгән фильмнар), Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган «Татарстан: фронтта һәм тылда» (Җиңүгә зур өлеш керткән геройлар һәм гади кешеләр турында фильмнар) шундыйлардан.

 «Ислам һәм мәгърифәт» дигән зур программада мөселман мәгърифәтчеләре, ислам мәдәнияте, мөселманнарның гореф-гадәтләре, йолалары, бәйрәмнәре турындагы документаль, фәнни-популяр фильмнар Казан Кремле мәйданчыгында күрсәтеләчәк. «Читләр арасында үз кеше» тупланмасына иммиграция, гастарбайтерлар, чит илләрдә, таныш булмаган шартларда үз юлыңны эзләү темасына фильмнар кертелгән. «Фарсы-синема» программасында  Иран, Әфганстан һәм Таҗикстан фильмнары тәкъдим ителә. «Азия дулкынында» - Кытай, Бангладеш  һәм Корея фильмнары, ә «Регион.ру» - Россиянең башкала булмаган  төрле хәзерге заман шәһәрләреннән режиссерлар эшләре.

«Европага тәрәзә» традицион программасында  берничә блок һәм секция эшли: «Югославиядән соң», «Дөньяда кинофокусында» блоклары;  «Төньяк балкышы җылысы», «Фестивальдә – кыска метражлы фильмнар»  секцияләре.

Фильмнар исемлеге Казан кинофестиваленең рәсми сайтында бирелгән: kazan-mfmk.com.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International