«Созвездие-Йолдызлык»-2015 фестивале суперфиналы көндәлеге: беренче көн

2015 елның 14 апреле, сишәмбе

13 апрельдә «УНИКС» та «Созвездие-Йолдызлык» эстрада сәнгате ачык яшьләр фестиваленең йомгаклау этабы башланды. 15 нче юбилей фестивале Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы темасына багышлап уздырыла.

Йомгаклау этабына Татарстан Республикасы муниципаль районнарыннан, шулай ук Россиянең төрле төбәкләреннән  4,5 мең тирәсе бала килде. Беренче көндә жюри һәр номинациядән әзерләнгән ике номерның  берсен карады. 

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International