Г.Тукай әдәби музее «Ядкярләрдә Тукай рухы» дип аталган Төп нөсхә көненә чакыра

2015 елның 14 апреле, сишәмбе

2015 елның 15 апрелендә 14:00 сәгатьтә Г.Тукай әдәби музее «Ядкярләрдә Тукай рухы» дип аталган Төп нөсхә көненә чакыра.

Бу көнне музейга килүчеләр Г.Тукайның ТР Милли музее фондларында саклана торган фоторәсемнәрен һәм шәхси әйберләрен, ТР Милли архивы фондларындагы документ һәм кулъязмаларын, РТ Милли китапханәсендәге шагыйрь үзе исән чакта дөнья күргән  китапларын күрә алачак.

Төп нөсхә көнендә Г.Тукайның бөтен шәхси әйберләрен музейда күрергә мөмкин булачак. Бу – шагыйрьнең 1908 елда фотога төшкәндә кигән түбәтәе, аның Петербургка баргач сатып алган кургаш стаканы; аңа «Аң» журналы редакторы Әхмәтгәрәй Хәсәни бүләк иткән көмеш җиң каптырмалары; үзенең беренче гонорарына сатып алып, Газизә апасына бүләк иткән кәрәч тартмачык; шагыйрь сәяхәтләренең юлдашы – юл кәрҗине. Аның шәхси әйберләре арасында иң кызыклысы – кара савыты – Петербургтагы татар мәктәбе укучыларының Тукайга бүләге. 1945 елга кадәр ул Маһруй Мозаффария гаиләсендә саклана. Маһруй Тукай белән таныш була, үзе дә шигырьләр яза. Күренекле композитор Мансур Мозаффаров, әнисенең васыятен үтәп, бу ядкярне ТӘһСИгә илтә, соңрак экспонат ТРның Милли музее фондларына күчә.

ТРның Милли архивы Г.Тукай белән бәйле берничә әйбер күрсәтә: Кушлавыч авылының шагыйрь туу турында язылган метрикә кенәгәсе, Г.Тукайның беренче татар артисткасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжскаяга багышланган «Мәдхия» шигыренең автографы, «Г. Тукаев шигырьләре» җыентыгына арест салу турында жандармерия документы.

ТРның Милли китапханәсе хезмәткәрләре бөек шагыйрьнең үзе исән чакта чыккан китапларын тәкъдим итәчәк.

Г.Тукай әдәби музее гомуми белем бирү мәктәпләрендә укучылар арасында «Ядкярләрдә Тукай рухы» дип аталган республика иҗади әдәби эшләр конкурсы игълан иткән иде. 15 апрельдә Төп нөсхә көне кысаларында бу конкурста җиңүчеләрне котлау була. Аларга ТР Милли музее грамотасы һәм истәлекле бүләкләр тапшырыла.

15 апрельдә 16:30 сәгатьтә Г.Тукайның «Халык әдәбияты» лекциясен уку оештырыла. Моннан нәкъ 105 ел элек күренекле татар шагыйре бу лекцияне «Шәрык» клубында укый. «Шәрык» клубы исә Ш. Мәрҗани урамында Сабитовлар йортында урнашкан була. Г. Тукайның халык әдәбияты турында лекциясентыңларга түбәндәге адрес буенча чакырабыз: Ш. Мәрҗани ур., 8 йорт. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International