Халыкара төрки мәдәният оешмасы (ТӨРЕКСОЙ) Нәүрүзне бәйрәм итүне ел саен уздырыла торган төрки халыкларның фольклор һәм музыка фестиваленә әверелдерде. 2015 елда Нәүрүз турнесы Европаның өч шәһәре – Париж, Кёльн һәм Венада һәм Төркиянең 20 шәһәрендә булды.
ТӨРЕКСОЙ концертларында Азәрбайжан, Казахстан, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Монголия, Кытай, Гагаузия (Молдова), Россия төбәкләре – Алтай, Башкортостан, Саха (Якутия), Хакасия, Тува, Татарстан, Дагстаннан 140 артист катнашты. Безнең республикадан ЮНЕСКОның штаб-фатирында, шулай ук Кёльн һәм Вена сәхнәләрендә Нәүрүзнең тантаналы концертында Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты, виртуоз гармунчы Айдар Вәлиев чыгыш ясады.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте