2 апрель – Россия һәм Белоруссия халыклары бердәмлеге көне.
Татарстан һәм Белоруссия төрле өлкәләрдә, шул исәптән мәдәният өлкәсендә дә актив хезмәттәшлек итә. Россия һәм Белоруссия халыклары бердәмлеге көне уңаеннан 2 – 4 апрельдә Казанда Белоруссия киносы көннәре уздырыла. Фильмнар «Мир» кинотеатрында һәм Халыклар дуслыгы йортында күрсәтеләчәк.
Шушы вакыйгага багышланган матбугат конференциясе 2 апрельдә 12 сәгатьтә Мәдәният министрлыгында уздырыла.
Аккредитацияне shigabetdinov.pr@gmail.com электрон почтасына язып узарга мөмкин.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте