Татарстанда Ингушетия көннәре узачак

2015 елның 31 марты, сишәмбе

1 3 апрельдә  Ингушетия Республикасында  Татарстан Республикасы Мәдәнияте көннәре уздырыла. Әлеге көннәрдә Төньяк-Кавказ республикасы халкы татар мәдәнияте, гореф-гадәтләре, йолалары, тарихи-мәдәни мирасы белән танышу мөмкинлегенә ия булачак. 

2 апрельдә Назрань шәһәрендә Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе  Минтимер Шәрип улы  Шәймиев урамын ачу булачак. Ингушетия җәмәгатьчелеге Шәймиевнең ике республика халкы арасындагы дуслыкны ныгыту эшендәге казанышларын югары бәяли. 2007 елда Минтимер Шәймиев Ингушетиянең иң югары бүләге –  "Казанышлар өчен" ордены белән бүләкләнде.

Мәдәният көннәре вакытында Татарстан Республикасының сәнгать осталары концертлары, төрле очрашулар, түгәрәк өстәлләр узачак.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International