Айдар Сөләйманов “Ак ай” конкурсында икенче урынны яулады

2015 елның 18 марты, чәршәмбе

Татарстанның атказанган артисты Айдар Сөләйманов “Ак ай” Халыкара эстрада җыры башкаручылар конкурсында икенче урынны яулады.

Конкурста Көньяк Корея, Тыва, Калмыкия вәкилләре дә катнашкан. “МИР-Бурятия” телеканалы ярдәме белән “Ак ай” конкурсы быел беренче тапкыр телевизион форматта уздырылган. Әлеге телеканалның тамашачылары җырчылар өчен тавыш бирүдә дә катнашкан: SMS-тавыш бирү дә быел беренче тапкыр оештырылган.

Җырчыларга Монголия композиторы, продюсер Наранзун, Халык иҗаты Республика үзәге президенты Надежда Донсоронова, Бурятия эстрадасы артистлары Зоригто Тогочиев, Чингис Раднаев, Мэдэгма Доржиева бәя биргән. Жюри составын Бурятия Республикасының мәдәният министры Тимур Цыбиков җитәкләгән. Шәрәфле кунак буларак 2013 елда гран-при яулаган DK Soul (Kim DongGyu) (Көньяк Корея) чакырылган.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International