Мәскәүдә «Этник мәйдан. Көнбатыш-Көнчыгыш» күргәзмәсе ачыла

2015 елның 5 марты, пәнҗешәмбе

19 мартта Мәскәүнең Милләтләр йортында «Этник мәйдан. Көнбатыш-Көнчыгыш» күргәзмәсе ачыла. Ул 13 апрельгә кадәр эшләячәк һәм мәскәүлеләрне Казанның ике танылган рәссамы – Ирек Мусин һәм Әлфрит Шәймәрданов иҗаты белән таныштыра. Татарстан рәссамнары Европаның рәсем сәнгатендә Көнчыгыш мәдәнияте традицияләре ачык чагылыш таба дип саныйлар һәм тамашачыларга үзенчәлекле карашларын тәкъдим итә.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International