Арча муниципаль районында татар клуб хезмәткәрләре өчен чираттагы семинар узды

2015 елның 2 марты, дүшәмбе

Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге 2015 елга дәүләт йөкләмәсе кысаларында авыл мәдәни-ял учреждениеләре хезмәткәрләре өчен традицион мәдәниятне үстерү мәсьәләләре буенча зона семинарлары уздыруны дәвам итә.

2012-2014 елларда татар, рус, мари, удмурт, чуваш мәдәният өлкәсе  хезмәткәрләре өчен республика семинарлары уздырылды инде.  

25-26 февральдә Арча муниципаль районы авыл мәдәни-ял учреждениеләренең татар хезмәткәрләре өчен  семинар уздыру базасына әверелде. Анда Арча, Әтнә, Биектау, Балтач, Кукмара, Саба, Лаеш, Питрәч, Теләче муниципаль районнарыннан 165 татар  клуб хезмәткәре катнашты.  Семинарны ачып, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының традицион мәдәниятне үстерү республика үзәге директоры Фәнзилә Җәүһәрова татар халкының традицион мәдәниятен саклап калу өлкәсендәге авыл мәдәни-ял учреждениеләре алдында торган бурычлар турында сөйләде. Беренче көнне галимнәр, мәдәният белгечләре осталык дәресләре уздырды.

Икенче көнне семинарда катнашучылар тәҗрибә уртаклашу өчен Арчадан ерак түгел урнашкан Төбәк Чокырча авылының күпфункцияле үзәгендә булды. Биредә узган түгәрәк өстәлдә Татарстан Республикасында татар традицион мәдәниятен үстерү максатларында клуб хезмәткәрләренә фольклор коллективлары, декоратив-гамәли сәнгать, халык һөнәрчелеге буенча клуб берләшмәләре, милли хореографияне, музыкаль халык уен кораллары сәнгатен  үстерергә, татар авылларының мәдәни брендларын булдырырга, авыллар арасында этномәдәни аралашу очрашулары уздырырга тәкъдим ителде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International