Бедрос Киркоров Казанда матбугат конференциясе уздыра

2015 елның 27 феврале, җомга

Хөрмәтле журналистлар!

28 февральдә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында (4 нче кат) Морозко - 2015 ачык Бөтенроссия балалар һәм яшүсмерләр иҗаты фестиваль-конкурсына багышланган матбугат конференциясе уздырыла. Көндезге сәгать унбердә башлана.

 Катнашалар:

Бедрос Киркоров, «Морозко» фестиваль-конкурсының жюри рәисе, Россиянең халык артисты;

Елена Бабичева, жюри әгъзасы, Гнесиннар исемендәге Россия музыка академиясе профессоры;

Андрей Репях, Интеллект-Клуб” балалар хәйрия фонды” коммерциячел булмаган оешмасы президенты;  

Елена  Роженцева, РФ Мәдәният министрлыгының сәнгатькә һәм халык иҗатына дәүләт ярдәме департаменты консультанты.  

Аккредитация өчен: shigabetdinov.pr@gmail.com.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International