Федор Шаляпин туган көнне – «Борис Годунов»

2015 елның 13 феврале, җомга

Ф.И. Шаляпин исемендәге   XXXIII Халыкара опера фестивале дәвам итә.  13 февральдә,  бөек җырчыга 142 яшь тулган көнне,  Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театры сәхнәсендә М.Мусоргскийның «Борис Годунов» операсы бирелә.

Борис патша партиясе – Федор Ивановичның иҗатында иң уңышлылардан берсе. Җырчының замандашлары аның бу роленә мөкиббән була, матбугатта бик күп мактау язмалары чыга, Шаляпинның зур уңышы билгеләп үтелә:    

«Гримнан алып, һәр позасы, һәр  музыкаль интонациясе, һәрбер хәрәкәте белән гаять җанлы, таң калдыра торган гаҗәеп күренеш иде» («Русские ведомости» 1898).

Бүгенге спектакльдә Борис ролен бөтен дөньяда аны иң яхшы башкаручы буларак танылган Михаил Казаков – Муса Җәлил исемендәге Татар Академия Дәүләт опера һәм балет театры солисты башкарачак. Бу операда тагын бас тавышлы ике атаклы җырчы – Алексей Тихомиров (Россиянең Зур театры, Геликон-Опера) (Пимен партиясе) һәм Михаил Светлов-Крутиков (Метрополитен Опера) (Варлаам партиясе) . Марина Мнишек партиясен  Россиянең Зур театры солисты Агунда Кулаева башкара, Самозванцев ролендә – Артем Голубев (Приморье опера һәм балет театры). Е.В.Колобов исемендәге Мәскәү Яңа Опера театрыннан Василий Вәлитов спектакльгә дирижерлык итә.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International