Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин «Кече тарихи шәһәрләрне һәм авылларны саклап калу һәм үстерү» проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча халыкара һәм Россия экспертлары белән очрашты

2015 елның 5 феврале, пәнҗешәмбе

2014 елның мартында Татарстан Республикасы мәдәният министры, Чистай муниципаль районы, Чистай шәһәре музей берләшмәсе тарафыннан, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы Халыкара реконструкция һәм үсеш банкы белән бергәләп гамәлгә ашыра торган «Кече тарихи шәһәрләрне һәм авылларны саклап калу һәм үстерү» проектында катнашу өчен, федераль әһәмияткә ия булган тарихи шәһәр-авылларны сайлап алу конкурсына гариза бирелгән иде.    

Узган ел ахырында конкурс йомгаклары буенча  Чистайның «зур инвестицияләр» номинациясендә катнашу өчен сайлап алынуы мәгълүм булды. «Зур инвестицияләр» проекты  туристлык эшен, шул исәптән туристлык инфраструктурасын, маркетингны, сәнгать һөнәрчелеген үстерүгә, Чистай шәһәренең аерым территорияләрендә комплекслы реставрацияләү эшләрен уздыруга инвестицияләр кертүгә юнәлтелгән.

Чистайның хәзерге инфраструктурасы белән танышу өчен  5 февральдә Татарстанга халыкара һәм Россия экспертлары килде.

Алар эшне Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин белән очрашудан башлады. Бу очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Чистай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе  Дмитрий Иванов катнашты.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International