Г.Кариев театр Татарстан егетләре хезмәт итә торган хәрби частьләрдә чыгышын дәвам итә

2015 елның 4 феврале, чәршәмбе

Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Татарстан егетләре хезмәт итә торган хәрби частьләрдә чыгышын дәвам итә. Әлеге чараның чираттагысы 15-19  февральдә Самара өлкәсенең  Рощинский, Кряж һәм аның янындагы хәрби частьләрдә була. Кариевлылар Туфан Миңнуллинның “Нигез ташлары” спектаклен күрсәтә. Бер уңайдан Кариев театры артистлары Самара  өлкәсе авылларында да тирән мәгънәгә ия әлеге спектакль белән чыгыш ясаячак.

Игътибар! 15 февральдә  Самара өлкәсенең  Рощинск һәм Кряж бистәсендә хезмәт итүче уллары белән очрашырга теләгән әти-әниләр Г.Кариев театры белән бергә бара ала. Мәгълүмат өчен телефон: 554-11-76. 554-11-56. 89173930376.

ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International