Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин бүген Ислам Республикасы Иранның Тәбриз шәһәре мэры Садиг Наҗафи Хәзәрлу җитәкчелегендәге делегациясе белән очрашты

2015 елның 3 феврале, сишәмбе

3 февральдә Татарстан Республикасы мәдәният министры Айрат Сибагатуллин бүген Ислам Республикасы Иранның Тәбриз шәһәре мэры Садиг Наҗафи Хәзәрлу җитәкчелегендәге делегациясе белән очрашты. Очрашуда шулай ук Ислам Республикасы Иранның Казандагы Генераль консулы   Багернежад Шаян һәм башка рәсми затлар катнашты.

 «Татарстанның, татар халкының Иран белән багланышлары гасырлар буе дәвам иткән. Безне бик борынгы заманнарда  Бөек Ефәк юлы бәйләгән, татар әдәбиятында, музыкасында, архитектурасында  фарсы мәдәниятенең йогынтысы бик ачык күренеп тора. Татарстанның Иран белән мәдәни хезмәттәшлеге 2011 елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның Иранга визитыннан соң тагын да җанланып китте, хәзер   бу хезмәттәшлек күпчелектә Ислам Республикасы Иранның Казандагы Генераль консуллыгы алып барган бәрәкәтле эшчәнлек нәтиҗәсендә актив үстерелә.     Татарстанлыларны фарсы мәдәнияте белән таныштыру өчен без ел саен уртак проектлар оештырабыз.  Татарстан халкы Иран музыкасы, әдәбияты, калиграфия һәм кино сәнгате белән яхшы таныш дип, шикләнмичә әйтә алабыз», – диде  Айрат Миңнемулла улы.

Садиг Наҗафи Хәзәрлу үз чыгышында Татарстан делегациясен озакламый Тәбриздә Татарстан мәдәнияте көннәрен уздырганда күрергә өметләнүе турында әйтте.

Очрашуда  Татарстан белән Иран арасында мәдәни хезмәттәшлек мәсьәләләре турында җанлы фикер алышу булды.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International