Г.Тукайның Казандагы әдәби музеенда Муса Бигиевны искә алу кичәсе була

2015 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе

30 гыйнвар көнне сәгать 2 дә Габдулла Тукайның Казандагы әдәби музеенда “Тукай һәм аның даирәсе” циклыннан “Җәннәттән сөрелгән” дип исемләнгән кичә оештырыла. Ул күренекле дин галиме, публицист, җәмәгать эшлеклесе Муса Бигиевның тууына 140 ел тулуга багышлана.

Кичәдә галимнең Милли музей фондларында сакланган китаплары, документлары күрсәтеләчәк. Киң җәмәгатьчелек алдында күренекле дин һәм әдәбият галимнәре, сәнгать әһелләре чыгыш ясаячак, дип хәбәр итә музейның матбугат хезмәте.

Белешмә өчен. Муса Бигиев (1875-1949), каршылыклы чорда яшәсә дә, күпкырлы белем алырга омтылган бай эрудицияле, югары зәвыклы галим. Ун ел дәвамында Гарәбстан, Сүрия, Мисыр, Төркия уку йортларында укый, Петербург университетында юридик белем ала. Дин гыйлемен тирәнтен өйрәнеп, Ислам диненә реформа ясау, аны җанландыру, заманның иҗтимагый тормышы, фәне таләпләренә җайлаштыру идеясен алга сөргән дини-фәлсәфи хезмәтләрен бастыра. Революция елларында дин әһелләрен эзәрлекләү башлангач, кулъязмаларын, яшерен рәвештә, Германиягә озата. Дини, әдәби, иҗтимагый, сәяси мәсьәләләр яктыртылган бу кулъязмалар Гаяз Исхакый мөхәррирлегендә 1923 елда Берлинда “Исламият әлифбасы” исеме белән басылып чыга. Галим тормышының соңгы еллары Мисырның Каһирә шәһәрендә үтә.

“Татар-информ” МА

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International