«Иделкәем» республика смотр-конкурсы төгәлләнде. Аның өченче көнендә республикабыз кунаклары – Уфа шәһәренең 84 номерлы татар гимназиясе коллективы К.Тинчуринның «Сүнгән йолдызлар» спектаклен күрсәтте. Аннары сәхнәгә Кукмара районы Зур Сәрдек авылы үзешчәннәре, соңрак Дәрвишләр бистәсенең акыл үсеше чикләнгән балалар өчен мәктәп-интернатының «Салават күпере» театр студиясе чыкты.
Смотрны Чистайның мәдәни-ял итү үзәгендә оештырылган «Экспромт» музыка-драма халык театры чыгышы йомгаклады.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте