13 февральдә җырчы Федор Шаляпинның тууына 134 ел тула. Бу уңайдан Казанның А.М.Горький әдәби-мемориаль музеенда 13 февральгә кадәр Шаляпин музыкаль кичәләре узачак.
Әйтик, 9 февраль кичке 6да башкаланың "Яңа музыка" ансамбле концерты үтәчәк. Фортепианода Халыкара бәйгеләр лауреаты Евгений Андреев, кларнетта Бөтенроссия бәйгеләре лауреаты Артур Мөхәммәтшин, альт уен коралында Татарстанның атказанган артисты Николай Лаптев уйнаячак. Концертны Гөлнара Салманова алып барачак.
12 февральдә, шулай ук кичен, музейда Гүзәл Әбделханова "Классика һәм замана" дигән проект тәкъдим итәчәк. "Хисләр дулкынында" дип аталган музыкаль кичәдә Халыкара бәйгеләр лауреатлары Гөлнара Мурзиева, Владислав Бадалов җырлаячак. Скрипкада - Лилия Әхмәтова, фортепианода - автор үзе.
13 февраль - җырчы туган көнендә, көндезге 1дә Казанның Бауман урамындагы Ф.Шаляпин һәйкәленә чәчәкләр кую тантанасы узачак. Сәгать 2дә исә янәшәдәге "Шаляпин Палас" отелендә 2007 елгы Шаляпин стипендиатын - Халыкара бәйгеләр лауреаты Динара Джусоеваны тәбрикләячәкләр.
Кичке 4тә А.М.Горький музеенда Хәйрия концерты үтәчәк. Анда Халыкара бәйгеләр лауреаты, Санкт-Петербург музыкаль комедия театры солисткасы Евгения Грачева, Татарстанның халык артисты, Чехия Милли операсы солисты Эдуард Трескин, Халыкара һәм Бөтенроссия бәйгеләре лауреаты Владимир Васильев, Василий Гафнер чыгыш ясаячак. Концертмейстер - Татарстаның халык артисткасы Маргарита Коварская.