Кариев театры В.С. Розов исемендәге «РОЗОВФЕСТ-2024» Бөтенроссия театр фестивалендә Гран-при иясе булды

2024 елның 8 апреле, дүшәмбе

1-7 апрель көннәрендә Ярославльдә «РОЗОВФЕСТ-2024» Бөтенроссия театр фестивале узды. Беренче тапкыр фестивальдә Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры да катнашты. Кариевлылар фестивальдә «Рөстәм маҗаралары» спектаклен (режиссёр ˗ Тимур Кулов) тәкъдим итте һәм төп бүләк ˗ Гран-прига лаек булды. Театр артистлары исә «Иң яхшы ир-ат роле» (Булат Гатауллин) һәм «Иң яхшы хатын-кыз роле» (Альбина Гатауллина) номинацияләрендә җиңү яулады.

«РОЗОВФЕСТ» фестивале быел җиденче тапкыр илнең төрле театрларын берләштерде. Программа  классик спектакльләргә, шулай ук эксперименталь форматлар, мастер-класслар һәм тренингларга бай иде. Быел фестивальгә 120дән күбрәк гариза килгән. Жюри шулар арасыннан 14 театрны сайлап алган. «РОЗОВФЕСТ»та үз спектакльләрен Казан, Мәскәү, Ульяновск, Түбән Новгород, Березники, Саров, Новосибирск, Усть-Илимск театрлары тәкъдим итте.

Кариев театры директоры Луиза Шарова фестивальдә катнашу һәм җиңү турында сөйләде:

«Бу сәфәр безнең өчен дулкынландыргыч булды, чөнки «РОЗОВФЕСТ»та беренче тапкыр катнаштык. Гран-прига лаек булуыбыз һәм «Иң яхшы ир-ат роле», «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинацияләрендә җиңүебез ˗ безнең өчен зур горурлык һәм шатлык. Беренче тапкыр катнашып, өч бүләк алып кайту – зур нәрсә!

«Рөстәм маҗаралары»н мин театрыбызның талисманы дип атар идем. Чөнки бу спектакль инде берничә фестивальдә җиңүгә иреште. Апрельдә без аның белән «Арлекин»да катнашачакбыз. Ярославльдә безгә спектакльне күрсәтү генә түгел, ә мәдәни тамырларыбызны һәм Гадел белән Рөстәм Кутуйларның шәхесен таныту да мөһим иде. Милли мәдәниятнең театр сәнгате аша Россия дәрәҗәсенә чыгуы ˗ бик мөһим.

Фестивальне оештыручы Ярославль дәүләт яшь тамашачы театры белән дуслык күпере төзедек. Безне бик яхшы кабул иттеләр. «Сезнең театрны беләбез, уңышларыгыздан хәбәрдарбыз», ˗ дигән сүзләрне ишетү кадерле булды. Киләчәктә хезмәттәшлек итәрбез дип өметләнәбез». 

Спектакльдән соң фестиваль экспертлары катнашында фикер алышу булды.

Культурология кандидаты, Ярославль театр институтының гомуми гуманитар фәннәр һәм театр белеме кафедрасы доценты Вячеслав Лётин «Рөстәм маҗаралары» спектакле турында фикерләре белән уртаклашты:

«Спектакль сюжетына дисгармония хас булса да, ул бик ятышлы килеп чыккан. Сәхнәдә ыгы-зыгы арткан саен, актерларның уйнавы җанлырак һәм җылырак була бара. Мондый нюанслар натуралистик алымнарга караганда төгәлрәк эшли. Спектакльнең уңышлы ягы – сәхнәне физик гамәл аша гына түгел, ә театр табышлары аша да үзләштерү (төрле әйберләр, кәгазь күгәрченнәр ыргыту)... Шулай ук зеңгелдәп торган стаканнар ярдәмендә поезд ритмын тапшыра алу алымы да искиткеч. Бу шулкадәр шәп һәм сирәк кулланыла торган алым!

Спектакльдә заманча театр алымнарын да дөрес кулланганнар. Сюжет буенча еларга кирәк кебек, ләкин барысы да якты, өметле нотада тәмамлана. Мин монда Розов пьесаларының тональлеге белән бәйләнеш күрдем. Спектакль фестиваль концепциясенә нәкъ менә шушы оптимистик позициясе белән туры килә. Ул үзендә милли колорит һәм гомумкешелек мотивларын берләштерә».

Драматург, театр тәнкыйтьчесе Лара Бессмертная  да  «Рөстәм маҗаралары» турында үз фикере белән бүлеште:

«Сезнең театр белән нәкъ менә шушы спектакль аша танышуыма бик шатмын. Минемчә, бу – моңсу, әмма тирән эчтәлекле искиткеч хикәят үрнәге. Актерларның күптөрле персонажларга әверелүе – искиткеч! Биредә – гротесклы образлар, һәр персонажга искиткеч, холкына туры килгән пластика хас.

Чынлыкта, «Рөстәм маҗаралары» – кешелеклелек һәм тормышның кыйммәте турындагы хикәя. Хәзерге заманда моны сәхнәдән ишетү бик мөһим. Моның өчен мин сезгә бик рәхмәтле!»

Спектакльдән соң Ярославльдәге татар җәмәгатьчелеге белән очрашу да узды. Кариев театры кая гына бармасын, милләттәшләребез белән күрешү – матур традициягә әйләнде.

Татар классигы Гадел Кутуй повесте һәм аның улы Рөстәм Кутуй истәлекләре буенча Айдар Әхмәдиев инсценировкасында куелган «Рөстәм маҗаралары» спектакленең премьерасы 2022 нче елның декабрендә булган иде. Ул «Бердәм Россия» партиясенең «Кече Ватан мәдәнияте» («Театр – балаларга») Федераль партия проекты кысаларында сәхнәләштерелде. Исегезгә төшерәбез, быел Кариев театры шушы спектакль белән үз тарихында беренче тапкыр «Алтын битлек» премиясенә дәгъва кыла. Берьюлы биш номинациядә: «Кече формадагы спектакль», «Режиссер эше» (Тимур Кулов), «Хатын-кыз роле» (Альбина Гайзуллина), «Ир-ат роле» (Булат Гатауллин), «Ут буенча рәссам» (Дмитрий Солопов).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International