Татарстан районнарында «Махалля» проекты гамәлгә ашырыла

2024 елның 4 апреле, пәнҗешәмбе

1 апрельдән Татарстан Республикасында яңа проект - «Махалля» иҗат киңлеге эшли башлады.

Бүген сезне Арча һәм Балык Бистәсе районнарында эшли башлаган берләшмәләр белән таныштырасыбыз килә.

Арча район Мәдәният йортында “Һөнәрчеләр” һәвәскәрләр берләшмәсе базасында яңа «ТатАРЧА бизәкләр» иҗат остаханәсе старт алды. Беренче дәрестә тегүче остабикәләр чигү һәм кул эшләре өлкәсендә дәрес үткәрделәр.

Балык Бистәсе районы Мәдәният йортында «Бистә шәле» проекты старт алды, аның кысаларында шәл бәйләү буенча оста осталар мастер-класс үткәрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International