Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында «Чичәннәр җыры» әдәби-музыкаль кичә узачак

2024 елның 14 феврале, чәршәмбе

20 февральдә 18.30 сәгатьтә Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсе кысаларында «Чичәннәр җыры» исемле әдәби-музыкаль кичә узачак. Ул шагыйрь, публицист, журналист, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты Рүзәл Мөхәммәтшинга багышланачак.

Легендар «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсе – Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты. Аның сәхнәсенең кунаклары - республикабызның иң танылган, иң затлы әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре, төрле өлкәләрдә үзенең тырыш хезмәтен куйган данлыклы хезмәтчәннәр.

Талантлы шагыйрь белән очрашу - ул һәрвакыт мавыктыргыч, кызыклы һәм файдалы, ул һәрвакыт бәйрәм, ә алган тәэсирләр бик озакка истә кала. Кичәгә шәһәр һәм районыбызның шигърият сөючеләрен, җирле язучы-шагыйрьләребезне чакырабыз.     

Шагыйрь үзе һәм үзенең күпкырлы әдәби эшчәнлеге турында сөйләячәк. Шулай ук кичәдә шәһәребез җитәкчеләре, Рүзәл Мөхәммәтшинның иҗатташ дуслары шагыйрьләр Йолдыз Миңнуллина, Фәнил Гыйләҗев, җырчылар катнаша.

Әдәби-музыкаль кичәбезне шулай ук Халыкара туган телләр көненә дә багышлыйбыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International