Тинчурин театры оркестры 35 еллыгын билгеләп үтәчәк

2024 елның 12 феврале, дүшәмбе

Бәйрәмдә тамашачыларны оригиналь музыка уен кораллары, театр артистлары һәм музыкантларының яңа яктан ачылуы, музыкаль юмор, 100% тере тавыш көтә.

28 февральдә 18.30 сәгатьтә Тинчурин театрында К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестрының 35 еллыгы уңаеннан юбилей концерты узачак.

Оркестрны бәйрәме белән котларга аның күптәнге дуслары – Татарстанның халык артисты Рөстәм Асаев, Татарстанның атказанган артистлары Артур Исламов һәм Эльза Исламова, Илнар Фәйзетдинов, шулай ук Илшат Вәлиев, Гөлнара Байназарова, Рөстәм Насыйбуллин, Айтуган Вәлиәхмәтов киләчәк.

Музыкаль кич дәвамында татар халык көйләре, җырлары белән беррәттән татар классик музыкасы җәүһәрләре, чит ил хитлары, шулай ук Ильяс Камал, Рөстәм Абязов, Эльмир Низамов, Артем Пискунов һәм Артур Исламов композицияләре яңгыраячак.

Моннан тыш, театр артистлары – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның халык артистлары Резедә Төхфәтуллина, Рамил Минханов, Татарстанның атказанган артисты Ренат Шәмсетдинов, театрыбыз артистлары Илнур Байназаров, Артем Пискунов һәм Резедә Сәләхова башкаруында Тинчурин театры спектакльләреннән җырлар булачак. Татар театрының формалашу һәм барлыкка килү тарихы музыка аша бәян ителгән әлеге концерт бер гаиләнең төрле буын вәкилләре өчен дә кызыклы булачак.

Ильяс Камал, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры:

  • Юбилей концерты – 35-еллык тарихы булган коллективның бүген дә яшәвен, үсә баруын тамашачыларга таныту, эшчәнлеккә нәтиҗә ясау һәм тагын да зуррак үсешкә таба юлны дәвам итү өчен зур форсат.

Театрга килүем күчеш чорына туры килде: ансамбль буларак торгызылган коллективның әкрен адымнар белән булса да оркестрга әверелү вакыты. Элегрәк оркестр артистлары бары тик спектакльләрдә генә катнашты, тик мөстәкыйль программалар булдырылмый иде. Бүген оркестрыбыз республикабызның алдынгы оркестрлары белән бер дәрәҗәдә чыгыш ясый, дәүләт чараларында, филармониядә һәм С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында чыгыш ясый, алдынгы коллективлар белән берлектә концерт программаларын сыйфатлы дәрәҗәдә тамашачыларга җиткерә.

Кызыклы номерлар, оригиналь музыка уен кораллары, театр артистлары һәм музыкантларының яңа яктан ачылуы, музыкаль юмор, моңлы һәм дәртле көйләр, 100% тере тавыш – болар барысы да безнең концертта булачак. Һәм моны һичшиксез күрергә һәм ишетергә кирәк!

Белешмә:

Тарихка күз салсак, 1988 елда Тинчурин театрында «Аршин мал алан» спектакле өчен махсус профессиональ оркестр оештырыла. 2013 елда театрда музыкаль ансамбль барлыкка килә. Шул елдан башлап, театрның музыкаль тормышы җанлана башлый, тере музыкалы спектакльләр барлыкка килә. 2019 елдан башлап, әлеге ансамбльне тулы канлы оркестрга әйләндерү процессы башлана. Шушы елдан К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестрын композитор, музыкант, дирижер, Муса Җәлил исемендәге Республика премиясе лауреаты Ильяс Камал җитәкли. Шулай итеп, быелгы театраль сезонда Тинчурин театрында берьюлы 4 юбилей дип әйтә дә алабыз: театрның 90 еллык юбилее, оркестрның оешуына – 35 ел, торгызыла башлавына 10 ел һәм оркестр сыйфатында эшли башлавына – 5 ел.

Соңгы биш елда оркестр күп яңа премьералар чыгарды, Татарстан һәм Россия күләмендә уздырылган күпсанлы чараларда катнаша, илнең алдынгы солистлары һәм коллективлары белән хезмәттәшлек итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International