Казанда керәшен җыруларын яшь башкаручыларның XIII Республикакүләм «Туым җондозы» конкурс-фестиваленең гала-концерты узачак

2024 елның 2 феврале, җомга

3 февраль 2024 ел 15:00 сәг. «Сәйдәш» мәдәни үзәгендә керәшен җыруларын яшь башкаручыларның XIII Республикакүләм «Туым җондозы» конкурс-фестиваленең гала-концерты узачак.

«Туым Жондозы» – «Рождественская звезда» керәшен җыруларын яшь башкаручылар конкурс-фестивале 2008 елда Казанда Татарстан Республикасы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы тарафыннан, керәшен сәнгатен үстерү бурычы белән, шәһәр фестивале буларак оештырыла.

«Туым Жондозы» – «Рождественская звезда» конкурс-фестивале керәшеннәрнең этник мәдәниятен үстерү һәм саклауны, халык җырын, инструменталь сәнгать үрнәкләрен башкаручы яшьләрне ачыклауны һәм аларга киләчәктә ярдәм итүне максат итеп куя.

Ел саен конкурс-фестивальдә солист-вокалистлар һәм фольклор ансамбльләре җиде номинациядә көч сынаша:

• «Аутентик вокал» (соло);

• «Халыкчан вокал» (соло);

• «Фольклор-эстрада вокалы» (соло);

• «Фольклор-этнографик коллектив»;

• «Халык җырын башкаручы вокаль ансамбль»;

• «Халык җырының заманча интерпретациясе»;

• «Этник вокаль-инструменталь башкару».

Конкурс-фестиваль елдан-ел киңәя бара. Бүген чараның оештыручылары булып Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы, керәшеннәренең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәк тора.

Уналты ел дәвамында Татарстанның егермедән артык шәһәр һәм районының талантлы яшьләре әлеге конкурста көч сынаша. Фестивальдә катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Төрле елларда конкурста Чиләбе өлкәсенең Нагайбак районы, Башкортстан Республикасының Бакалы районы, Мари-Эл һәм Удмуртия Республикаларыннан солистлар һәм ансамбльләр катнаша.

«Туым җондозы» конкурсының алыштыргысыз жюри рәисе булып фольклорчы, сәнгать белеме кандидаты, Россия Композиторлар берлеге әгъзасы, Казан Дәүләт консерваториясенең татар музыкасы һәм этномузыкологиясе кафедрасы доценты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Геннадий Михайлович Макаров тора.

Күп еллар жюри составында керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбленең сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты Эльмира Кашапова талантлар ача. Шулай ук, быел жюри составында – «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле баш хормейстеры, солисты, Татарстан Республикасының атказанган артисты Оксана Дмитриева; фольклорчы, этномузыколог, «Я.Е.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк» дәүләт бюджет учреждениесының иҗат жанрлары буенча әйдәп баручы белгече Павел Александров, «Кряшен чибяре» титулы иясе, «Питрау» үрнәк балалар ансамбленең экс-солисты, «Я.Е.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк» дәүләт бюджет учреждениесының фольклор буенча белгече, Татарстан Республикасы керәшеннәре иҗтимагый оешмасы идарәсе әгъзасы Лиана Самойлова, «ТАТМЕДИА» АҖе филилалы «Туганайлар» газетасы редакциясе баш редакторы-җитәкчесе, Татарстан республикасы керәшеннәре иҗтимагый оешмасы идарәсе әгъзасы Юлия Губина.

«Туым Жондозы» конкурсы катнашучы яшьләргә иҗат өлкәсендә зур мөмкинчелекләр ача. Узган еллардагы катнашучылар үзләренең иҗатларын югарырак дәрәҗәдә дәвам итәләр: илнең иң яхшы уку йортларында белем алалар, керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбленә эшкә урнашалар, башка танылган ансамбльләрдә чыгыш ясыйлар һәм төбәкара, бөтенроссия, халыкара конкурсларда һәм фестивальләрдә керәшеннәрнең мәдәниятен лаеклы тәкъдим итәләр.

2023 елда сайлап алу турлары биш зонада: Чистай, Кукмара, Әлмәт, Кайбыч районнарында һәм Казан шәһәрендә узды. Фестивальдә бөтен республика буенча 1000 нән артык талантлы яшьләр катнашты.

Конкурс-фестивальнең гала-концертында иң дәрәҗәле буләк – Гран-при уйнатылачак. Аның берсе – солистлар, икенчесе фольклор ансамбльләре арасында иң көчле башкаручыларны билгелиячәк.

Конкурс-фестивальнең мәгълүмати партнеры:

«Туганайлар» мәдәни-агарту керәшен газетасы http://tuganaylar.ru/

Социаль челтәрләр:

Татарстан республикасы керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы «Кряшены – Официальная группа»: https://vk.com/kryashennar

Я.Е.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк: https://vk.com/ccemelyanova

Керәшеннәрнең «Бәрмәнчек» дәүләт фольклор ансамбле: https://vk.com/gfak_bermenchek,

«Туганайлар» мәдәни-агарту керәшен газетасы: https://vk.com/tuganaylar

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International