Тинчурин театрында яшьләр өчен квизлар старт ала

2024 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Әлеге чаралар даими уздырылачак дип планлаштырыла.

13 февральдә 16.00дә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры беренче тапкыр яшьләр өчен «Театраль квиз» уздыра. Интеллектуаль чара театрның 90 еллык юбилей сезонына багышлана.

Катнашу өчен үз командаңны сылтама буенча теркәргә кирәк. Бер командада максимум 5 кеше булырга мөмкин. Әлегә командасы булмаган, тик уенда катнашырга теләгән кешеләр аерым-аерым да теркәлергә мөмкин. Уен датасы җитәрәк оештыручылар әлеге катнашучыларны командаларга туплаячак.

Квизда катнашу бушлай. Уен татар телендә узачак.

Катнашучыларны Тинчурин театры, аның тарихы, репертуары белән бәйле сораулар, кызыклы танышулар, уңай эмоцияләр көтә. Җиңүчеләргә театр һәм партнерлардан бүләкләр тапшырылачак.

Искәртеп узыйк, квизны даими рәвештә: айга 1 тапкыр уздырырга планлаштырыла. Проектның максаты: яшьләрне берләштерү, алар өчен коммьюнити-киңлек булдыру.

Исегезгә төшерәбез, Тинчурин театры үз чикләрен киңәйтә. Мисал өчен, театрда 2023 елның ноябреннән яңартылган форматта «Журналистика мәктәбе» проекты эшли. 2024 елның гыйнвар аенда яшь режиссерларның бишенче төркемен укыту башланды. Тиздән, 21-23 февральдә, студентлар һәм яшьләр аудиториясенә юнәлтелгән «Флешка, рэп һәм мәхәббәт» спектакленең премьерасы узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International