26 гыйнвар көнне Г.Тукай әдәби музеенда Ижау шәһәренең “Чулпан” балалар театры (җитәкчесе Рәфилә Рәсүлова) Рүзәл Мөхәммәтшинның “Өрә белмәгән көчек” спектаклен тәкъдим итә. Спектакль Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән, туган телгә мәхәббәт, дуслык, тугрылык, батырлык кебек асыл төшенчәләр турында сөйли.
Программада: спектакль карау, әсәрнең авторы Р.Мөхәммәтшин белән очрашу, Тукай музее буенча экскурсия.
Башлана: 13.00
Белешмәләр өчен телефон: +7 843 590 86 67
Безнең адрес: Казан, Г.Тукай ур., 74.
Спектакль 4-10 яшьлек балалар өчен