Балык Бистәсендәге мәдәният йортына актер Хәлим Җәләлов исеме бирелде

2023 елның 12 декабре, сишәмбе

Бүген ТР Балык Бистәсе районының Олы Солтан авылындагы җирле мәдәният йортына Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләлов исемен бирү тантанасы узды. 55 елдан артык Г.Камал исемендәге театрда хезмәт куйган танылган актер тумышы белән нәкъ менә Балык Бистәсе районыннан булган.

Тантанада ТР Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры, Казандагы Балык Бистәсе районы якташлыгы башлыгы Нурия Хашимова, Балык Бистәсе Муниципаль районы советы рәисе урынбасары Фирдәния Әхмәтҗанова, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе әгъзасы, Г.Камал исемендәге театр директоры Илфир Якупов һәм башка рәсми затлар катнашты. Моннан тыш, тантанага Хәлим Җәләловның кызлары Дилбәр һәм Миләүшә чакырылган иде.

Фирдәния Әхмәтҗанова сөйләвенчә, мәдәният йортына Хәлим Җәләлов исемен бирү инициативасын гражданнар җыеннарының берсендә җирле халык белдергән. Көзгә район башкарма комитетының тиешле карары булдырылган һәм кабул ителгән. Балык Бистәсе районының Олы Солтан мәдәният йортында узган тантанада учреждение хәзердән Хәлим Җәләлов исемен йөртүе турында элмә тактасы пәйда булды.

“Татарстан Рәисе каршындагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды район халкының мәдәният йортына Хәлим Җәләлов исемен бирү турындагы инициативаны хуплады. Без туган як тарихын бай иткән күренекле шәхесләр турында истәлекне саклауга аерым игътибар бирәбез. Бу исемлеккә Хәлим Бәдри улы да керә”, - дип ассызыклады Нурия Хашимова. Аның фикеренчә, яшь буын үз авылларын һәм районнарын данлаган геройларны белергә тиеш.

“Хәлим абый хәтердә акыллы киңәшче, шаян дус булып калды. Ул яшьләр белән бик дус иде. Балык Бистәсе талантларга бай. Равил Шәрәфиев, Олег Фазылҗанов та шушы яктан. Бүген сөйләгән барлык сүзләр Хәлим абыйга дога булып барып ирешсен идее”, - дип билгеләп үтте Камал театры директоры Илфир Якупов.

Мәдәният йорты бинасында элмә тактасын ачу тантанасыннан соң актлар залында тантаналы чара узды. Тантана барышында кунаклар Хәлим Бәдри улы катнашындагы спектакльләрдән видео өзекләр һәм Камал театры актерларының чыгышларын күрә алды. Камал театры артистлары спектакльләрдән өзекләр дә күрсәтте, бию һәм җыр номерларын да башкарды, шулай ук шигырьләр укыды.

“Хәлим Бәдри улы актер гына түгел, шагыйрь дә булуын исәпкә алып, программада аның иҗади биографиясенең бу аспекты да чагылыш тапты”, - дип ассызыклады Фирдәния Әхмәтҗанова.

Җәләлов Хәлим Бәдри улы 1940 елның 27 апрелендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында туган. 1965 елда Казан театр училищесын тәмамлаган һәм Татар академия театры труппасына кабул ителгән. Камал театрында 55 елдан артык эшләү дәверендә 100 артык образ тудырган, алар һәрвакыт эчкерсезлек һәм сөйкемлелек белән аерылып торган. Театрда эшләгән елларында Җәләлов үзен күпкырлы актер итеп күрсәткән, сәхнәдә комедияле һәм лирик-драматик персонажларны яхшы чагылдырган. Ул күпкырлы талантка ия кеше булган. Бер үк вакытта театр училищесында актерлык осталыгы укыткан, нәфис сүз остасы булган, концертлар һәм иҗат кичәләре алып барган. Шулай ук Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булып өлгергән, балалар өчен шигырьләр һәм китаплар язган, Җәләлов тәрҗемәсендә берничә пьеса татар сәхнәсендә куелган. 1992 елда Хәлим Бәдри улына Татарстанның халык артисты исеме бирелгән, 2016 елда ул Абдулла Алиш исемендәге премия лауреаты булган. Шәхес 2021 елда 81 яшендә вафат булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International