ТР Мәдәният министрлыгында XV Бөтенроссия «Һөнәр» яшь режиссура фестиваленә багышланган матбугат конференциясе узды

2023 елның 23 ноябре, пәнҗешәмбе

ТР Мәдәният министрлыгында XV Бөтенроссия «Һөнәр» яшь режиссура фестиваленә багышланган матбугат конференциясе узды.

2023 нче елның 1-7 нче декабрь көннәрендә Казанда XV Бөтенроссия «Һөнәр» яшь режиссура фестивале узачак. Бүген шул уңайдан ТР Мәдәният министрлыгында матбугат очрашуы узды.

«Һөнәр» – Татарстан һәм Россия театр дөньясы өчен сыйфат билгесе. Беренче елларда фестиваль режиссерлар өчен вакансияләр ярминкәсе ролен үтәсә, соңгы вакытта программада үзләре яшь булсалар да, инде режиссер буларак өлгергән профессионалларның эшләре тәкъдим ителә. Театраль сезонның иң яхшы премьералары тамашачылар һәм театр тәнкыйтьчеләре тарафыннан карала һәм шулар буенча бүгенге театр дөньясының ничек яшәве турында күзаллау барлыкка килә. Шуңа күрә «Һөнәр» фестиваленә эләгү – күп театрларның хыялы.

«Республикабызда соңгы 5-7 ел эчендә театр сәнгате өлкәсендә бәйгеләр, фестивальләр шактый оештырыла. Ләкин шулар арасында «Һөнәр» яшь режиссура фестивале мөһим урын алып тора. Миңа калса, фестивальнең дәрәҗәсе, сыйфаты күп факторларга бәйле: катнашучылар саны, аларның географиясе, ә иң мөһиме – жюри әгъзалары һәм экспертлары. Чөнки фестивальнең асылы да, исеме дә,  нәтиҗәсе дә, җиңүчеләрнең сыйфаты да жюри әгъзаларыннан тора. Оештыручыларга, жюри әгъзаларына һәм беренче ел гына катнашмаган кунакларыбызга рәхмәт. Бу безнең өчен, театр сәнгатен үстерү өчен бик мөһим», – дип билгеләп үтте ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

15 нче юбилей фестивалендә 15 театр катнаша, төрле яшь категорияләре өчен 16 спектакль күрсәтеләчәк. Быелгы «Һөнәр»гә  Татарстан Республикасы театрлары белән беррәттән, Ачинск (Красноярск крае), Барнаул (Алтай крае), Сарапул (Удмуртия Республикасы), Губаха (Пермь крае), Туймазы (Башкортстан Республикасы), Чабаксар (Чувашия Республикасы) театр коллективлары да килә.

«Быел фестиваль 15 нче тапкыр уза. 15 санына тәңгәл китереп, катнашу өчен 15 коллектив сайладык. Быелгы фестиваль Педагог һәм остазлар елында үтә, шуңа да без шушы темага мөрәҗәгать итәргә булдык. «Һөнәр»дә катнаша торган ике спектакль – Кариев театрының «Ал җилкәннәр»е һәм Камал театрының «Игезәге» «Остаз һәм аның яшь командасы» махсус программасы кысаларында күрсәтелә», – дип сөйләде Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры, XV Бөтенроссия «Һөнәр» яшь режиссура фестиваленең башкарма директоры Луиза Шарова.

XV Бөтенроссия «Һөнәр» яшь режиссура фестиваленең кураторы һәм программа директоры Нияз Игъламов фестивальнең программасы турында әйтеп китте:

«Инде алтынчы ел «Һөнәр» фестивален Кариев театры оештыра. Шуңа күрә дә программа яшьләр, үсмерләр өчен булган спектакльләргә нигезләнгән. Монда мәктәп программасындагы әсәрләр дә бар. Шул ук вакытта заманча драматургия дә бирелгән.

Фестиваль программасындагы һәрбер спектакль кызык. Ике спектакль остазлыкка юнәлтелгән, авторлары – Ренат Әюпов һәм Фәрит Бикчәнтәев. Шулай ук программага бәби-спектакльләр дә керттек. В.Золотухин исемендәге Алтай дәүләт балалар һәм яшьләр театрыннан режиссер Пётр Норецның спектакле дә тәкъдим ителәчәк. Казан тамашачысы бу режиссер белән таныш инде. Ул үсмерләрне яхшы аңлый һәм спектакльләрне аларның уй-фикерләрен, таләпләрен исәпкә алып куя».

Матбугат очрашуында режиссер Дмитрий Огородников та катнашты. XV Бөтенроссия «Һөнәр» яшь режиссура фестивалендә аның «Доминанта» камера драма театрында куелган «Тихий свет» спектакле катнаша:

«Безнең «Тихий свет» спектакленә әле бер ел да юк. Спектакль – хәзерге кешеләр турында. Кайвакыт онытылган, әмма бездән бик еракта, мегаполисларда яшәүче һәм гомерләрен шунда үткәрүче кешеләр хакындаа. Югалткан, тормышка ашырылмаган вакыт турында да әле бу спектакль», – дип белдерде ул.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International