Төркия Республикасының Казандагы консуллыгы бинасында фоторәссам Мостафа Дедеоглуның «Истанбул һәм башкалар» дигән фотокүргәзмәсе ачыла

2013 елның 13 сентябре, җомга

Төркия Республикасының Казандагы консуллыгы бинасында фоторәссам Мостафа Дедеоглуның «Истанбул һәм башкалар» дигән фотокүргәзмәсе ачыла.

Төссез фотолардан төзелгән бу күргәзмә – авторның Истанбул дип аталган “кече җиһан”га мәдхия җырлавы, аның бу шәһәрдәге тормыш-яшәешкә үзенчәлекле карашы. Якынча 30 эштән торган бу күргәзмә Чувашстанның Милли музеенда зур уңыш казанды инде.  

Күргәзмә кысаларында автор һәм Төркия тарихы белгечләре катнашында «Түгәрәк өстәл» узачак.

Элемтәгә керү өчен телефон: (843) 299 53 10, рәсми сайт: www.mustafadedeoglu.com

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International