Казанда студентлар хезмәт отрядларының 60 еллыгын күргәзмә белән билгеләп үтәчәкләр

2023 елның 24 октябре, сишәмбе

27 октябрьдә Татарстан Республикасы Милли музеенда «Яшьлек энергиясе һәм үсеш тарихы: Татарстан студентлар отрядларына 60 ел» күргәзмәсе ачыла. Проект студентларның хезмәт отрядлары тарихы һәм аларның Татарстан һәм Россия үсешенә керткән өлеше белән таныштырачак.

Юбилей күргәзмәсендә фотолар, документлар һәм шәхси коллекцияләр тәкъдим ителәчәк. Алар арасында байраклар һәм комсомол юлламалары, плакатлар һәм значоклар, форма курткалар һәм студентлар отрядларының беренче командирлары А.В. Котвицкий, М. А. Рахимзянов; Республика штабы начальнигы В.Т. Фетюхиннарның шәхси әйберләре. Ачылышка төрле буын студентлар хезмәт хәрәкәтендә катнашучылар чакырылган.

Татарстан студентлар хезмәт отрядлары-бренд һәм сыйфат билгесе. Безнең көннәрдә Татарстанның ССО катнашучылары Луганск һәм Донецк Республикаларында гуманитар миссияләрдә катнашалар. Алар Федераль объектларда – «Тыныч атом» һәм «Көнчыгыш» космодромы төзелешләрендә; «Көнбатыш Европа – Көнбатыш Кытай» халыкара автомагистрален һәм М12 федераль трассасын төзүдә; инфраструктура объектларын төзүдә һәм Сочида XXII Кышкы Олимпия уеннарын үткәрүдә лидерлар булып торалар.

Студент отрядлары Казанның 1000 еллыгын әзерләүдә, Болгарда һәм Зөядә мәдәни мирас объектларын саклауда, Казанда 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиадасына объектлар төзүдә актив катнаштылар.

Хәрәкәтнең башлангычы 1950 еллардагы студентлар нигез салган традициягә барып тоташа. Татарстанның ССО туган елы булып 1963 ел санала, ул вакытта Казан инженерлык-төзелеш институтының өч целина (чирәм җирләр) отряды Казахстанга Целиноград өлкәсе төзелешләренә китә. Нәкъ шул вакытта студентлар отрядлары оештырыла, алар яңа җирләрне күрергә, яңа шәһәрләр һәм предприятиеләр төзүдә катнашырга омтылган актив егетләрне һәм кызларны берләштерә.

Республиканың төзелеш отрядлары уңыш җыюда катнашкан, мөһим төзелешләрдә эшләгән: Байкал Амур магистрале (БАМ), Төмәннең нефть комплекслары, һәм башка төзелешләр. Эш маршрутлары Төмән һәм Әстерхан өлкәләренең, Мари АССРның, Үзбәкстанның һәм Молдавиянең удар объектларын үз эченә ала.

1970 елларда яңа хезмәт адреслары барлыкка килә: автомобиль заводы-Гигант «КАМАЗ» һәм Яр Чаллы шәһәре, Түбән Кама нефть химиясе комплексы, Зәй ГРЭСы, «Дуслык» нефть үткәргече, «Оргсинтез» заводы һәм Татарстанның башка объектлары.

Ачылыш 13.00 сәгатьтә. Күргәзмәне 17 ноябрьгә кадәр музей билетлары һәм Пушкин картасы буенча карарга мөмкин.

 

Фотолар Татарстан Республикасы Милли музее җыелмасыннан

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International