La Primavera оркестры «Тарих алиһәсе арбасы. Край тормышының музыкаль сәхифәләре» дигән I күчмә музыкаль-музей фестивален ачты

2013 елның 2 сентябре, дүшәмбе

29 августта «La Primavera» Казан камера оркестры һәм Татарстан Республикасы Милли музее «Тарих алиһәсе  арбасы. Край тормышының музыкаль сәхифәләре» дигән  I күчмә музыкаль-музей фестивален  ачтылар.  Аның идеясен уйлап табучы Рөстәм Абәзов - бер үк вакытта чараның сәнгать җитәкчесе дә.  Оркестр музыкантлары тамашачыларга «Сирәк уен кораллары яңгырашы» дигән концерт тәкъдим иттеләр. Тамашачыларга музей каталогындагы музыка уен кораллары белән танышу, аларны якыннан күрү, хәтта яңгырашларын ишетү насыйп булды. Рөстәм Абәзов, мәсәлән, татардан беренче скрипкачы Заһид Хәбибуллин скрипкасында «Тәфтиләү»не уйнап күрсәтте.

Күренекле дирижер, Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрына нигез салган Натан Григорьевич Рахлин гитарада да бик оста уйнаган икән. Аның музейда сакланучы гитарасында   Виталий Харисов көйләр башкарды. Гармунчы Рөстәм Вәлиев атаклы Фәйзулла Туишевның коллекциясендәге эреле-ваклы гармуннар, курай-кубызларда уйнап күрсәтте. Шулай ук Рөстәм Яхинның рояле яңгырады.  

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International