XV Халыкара "Нәүрүз" фестивале программасы игълан ителде

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгында төрки халыкларның XV Халыкара «Нәүрүз» театр фестиваленә багышланган матбугат конференциясе узды. Чарада мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова, «Нәүрүз» фестиваленең сәнгать җитәкчесе, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрының баш режиссеры, ТР Театр әһелләре берлеге рәисе Фәрит Бикчәнтәев һәм "Нәүрүз" фестивале директоры, Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов катнашты.

Фестиваль агымдагы елның 7-13 июнендә Казанда узачак. Программада Казахстан, Кыргызстан, Әзербайҗан, Төркмәнстан, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Россиядән 25 театр катнашачак.

"Әгәр  узган фестиваль Башкортстанга  багышланган булса, быел" Нәүрүз" төньяк төркиләрнең театр сәнгате эгидасы астында узачак. Фестивальдә Хакасия, Алтай һәм Тыва театрлары да катнашачак, - диде фестивальнең сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев. Репертуар төрлелеге белән аерылып тора: Бөтендөнья классикасы да, этник риваятьләр дә, заманча драматургия дә булачак. Фестивальдә барлыгы 500 дән артык катнашучы булыр дип көтелә".

«Быел программага Төньякның аз санлы җирле халыклары театры кертелгән. Спектакль кулланышта сирәк очрый торган телдә яңгыраячак", - диде режиссер.

XV "Нәүрүз" фестивале спектакльләре Казанның 6 театр мәйданчыгында тәкъдим ителәчәк: Камал театрының Зур һәм Кече заллары, "Әкият" курчак театрының Зур һәм Кече заллары, Тинчурин театры сәхнәсе, Кариев театры залы. Спектакльләрне Кабан күленең яр буенда ачык һавада да карарга мөмкин булачак.

2020 елда "Нәүрүз" онлайн-форматта үтте һәм чарада Россиянең 33 төбәгеннән 700 катнашучыны туплады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International