М.И. Цветаева исемендәге Әдәби премияне тапшыру тантанасы

2020 елның 28 сентябре, дүшәмбе

27 сентябрьдә Мәскәүдә «М.И. Цветаева музей-йорты» Мәдәни үзәгендә шагыйрәнең иҗатын өйрәнүгә багышланган Халыкара фәнни конференция кысаларында М.И. Цветаева исемендәге X Әдәби премия лауреатларын бүләкләү тантанасы узды.

Премияне тапшыру - Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы тарафыннан оештырыла торган традицион чара. Катнашучыларны конкурсның жюри әгъзалары – III әдәби премия лауреаты Эсфирь Красовская һәм М.И. Цветаева музей-йорты директоры Елена Жук бүләкләде.

«Цветаева мемориалы» номинациясендә премия лауреаты дип Лев Готгельф табылды, ул – Марина һәм Анастасия Цветаеваларның әдәби-сәнгать музеена нигез салучы һәм аның директоры.

«М.Цветаева иҗатын популярлаштыру» номинациясендә ике лауреат булды: Мәскәү Язучылар берлеге әгъзасы, Цветаева турындагы театр куелышлары, фильмнар һәм программаларда катнашучы Галина Данильева, журналист, күпсанлы мәкаләләр һәм интервьюлар авторы Людмила Пахомова.

«Шигъри җыентык» номинациясендә 7 төрле илдәге авторларның 79 шигыре каралды. Премиягә ике автор лаек булды: шагыйрь, прозаик, әдәби тәнкыйтьче һәм публицист, «Молодая гвардия» журналының баш мөхәррире Валерий Хатюшин, шулай ук шагыйрь, тәрҗемәче, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Вера Хамидуллина.

«Башкару сәнгате» номинациясендә театр һәм кино актрисасы, РСФСРның халык артисты Светлана Крючкова бүләкләнде.

Алабуга делегациясен Алабуга дәүләт музей-тыюлыгының М.И.Цветаевага багышланган Әдәби музей һәм Хәтер Йорты мөдире, шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын өйрәнүче Лилия Сагирова җитәкләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International