«Яңарыш – Возрождение» ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фондының 10 еллыгына багышланган тантана булды

2020 елның 25 сентябре, җомга

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Яңарыш – Возрождение» Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фондының 10 еллыгына багышланган тантанада катнашты.

Чара «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында узды.

Рөстәм Миңнеханов «Татарстан Республикасы тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фонды» коммерциячел булмаган оешмасы коллективына Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатын тапшырды.

Тантанада ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин, РФ Тышкы эшләр министрлыгының Халыкара мөнәсәбәтләр департаменты директоры урынбасары, ЮНЕСКО эшләре буенча Россия Федерациясе комиссиясенең Җаваплы секретаре Григорий Орджоникидзе, РФ Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Ирек Фәйзуллин һ.б. катнашты. Шулай ук чарага хәйриячеләр, проектлар инвесторлары, Фондның Попечительләр, Административ, Экспертлар советлары әгъзалары, федераль һәм республика ведомстволары җитәкчеләре, ТР муниципаль берәмлекләре башлыклары чакырылган иде.

Чарада катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, «Яңарыш» республика фондының Попечительләр советы рәисе, ЮНЕСКОның Мәдәниятара диалог буенча махсус илчесе Минтимер Шәймиев мөрәҗәгать итте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, «Яңарыш» фонды хезмәте нәтиҗәсендә республикада дөньякүләм масштабтагы ике уникаль объект – борынгы Болгар һәм Свияжск утрау-шәһәрлеге торгызылуын ассызыклады.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Минтимер Шәймиев Татарстанның беренче Президенты вазыйфасында эшен тәмамлагач, ул әлеге ике объектка алынырга ният белдерде, һәм бу инициатива Владимир Владимирович Путин тарафыннан да хупланды. «Күп еллар дәвамында Фондка федераль һәм республика ярдәме күрсәтелде, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Әмма чыгымнарның һәм эшләрнең төп өлешен хәйриячеләребез – эре компанияләр, шулай ук бизнес вәкилләре, Россиядәге һәм чит илләрдәге партнерларыбыз башкарды. Бу – Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге бөтен бер команданың зур хезмәте. Аның абруе, аның проектларны күзаллавы галимнәрне, эшкуарларны, төзүчеләрне бергә туплады. «Яңарыш» фонды эшчәнлеге дәверендә без моңа кадәр таныш булмаган уникаль компетенцияләрне үзләштердек. Мондый партнерлар булу – бик зур байлык».

"Минтимер Шәймиев моның белән генә тукталып калмады – аны башка мәсьәләләр дә борчый, бу –яшьләрне заманча үстерү, балаларга белем бирү, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Республикада «Адымнар» күптелле белем бирү комплекслары челтәрен булдыру проекты моңа дәлил булып тора. Һәм проект тормышка ашырыла да инде! Фонд эшен күпкырлы дип әйтергә була".

Ике юнәлеш буенча да безне киләсе буын бәяләячәк – бу тарихка мөнәсәбәтебез һәм киләчәк турында, балаларыбыз һәм аларның белеме турында кайгыртуыбыз, диде Рөстәм Миңнеханов. «Яңарыш» фонды нәкъ менә шул юнәлешләр буенча эшли.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, бүген фонд тәҗрибәсе белән күп кенә төбәкләр, шулай ук федераль структуралар вәкилләре дә кызысына.

«Сезне чын күңелдән шушы искиткеч юбилей – фондның 10 еллыгы белән котлыйм, - диде Рөстәм Миңнеханов. - Киләсе ун елда да фондның эшчәнлеге  шундый ук нәтиҗәле  булыр, дип өметләнәм».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International