27 апрельдән 3 майга кадәр оештырыла торган онлайн чаралар афишасы

2020 елның 27 апреле, дүшәмбе

Бу атнада Татарстан мәдәният учреждениеләре тагын киң онлайн-программа әзерләгән. Ул төрле яшьтәге кешеләргә исәпләнгән. Өлкәннәр өчен иң яхшы спектакльләр һәм концертлар бушлай күрсәтелә, балаларга мастер-классларда һәм иҗади лабораторияләрдә катнашырга, спектакльләр карарга һәм яраткан актерларның әкиятләрен тыңларга тәкъдим итәләр. Музейлар виртуаль экскурсияләргә һәм тарихи программаларга чакыра. Аларның бер өлеше истәлекле даталарга багышлана: Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел тулу, ТАССРның 100 еллыгы.  Виртуаль чараларны учреждениеләрнең рәсми сайтларында һәм социаль челтәрләрдә карарга мөмкин. Сез иң кызыклы вакыйгалардан читтә калмасын дигән теләк белән, һәрвакыттагыча, чараларның яңа расписаниесен тәкъдим итәбез.

Мәдәният учреждениеләрендә 27 апрельдән 3 майга кадәр оештырыла торган онлайн чаралар афишасы белән түбәндәге сылтама буенча тулырак танышырга мөмкин: /file/mincult/File/афиша с 27 апреля по 3 мая.docx

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International