Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Акдемия театрында Дамир Сираҗиев исемендәге премияләрне тапшыру тантанасы узды

2012 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Акдемия театрында Дамир Сираҗиев исемендәге премияләрне тапшыру тантанасы узды.

Дамир Сираҗиев премиясе Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, “Җыен” фонды һәм Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры белән берлектә 1999 елдан бирле тапшырылып килә. Шушы вакыт эчендә Татарстан, Россия һәм чит төбәкләрдән дистәләгән данлыклы театр эшлеклеләре әлеге премиягә ия булдылар. Алар арасында театр өлкәсендә эшләүче төрле профессия вәкилләре: режиссер, актер, драматург, сценографлар, театр тәнкыйтьчеләре, җәмәгать эшлеклеләре, директорлар. Әлге премиягә лаек булган берничә исемне генә атап үтү дә җитәдер: М. Сәлимҗанов, Ф.Бикчәнтәев, Т.Еникиев, З.Хәким, Т.Миңнуллин, А.Степанова, А.Славутский, Р.Таҗетдинов, М.Айтуганова, Р.Исрафилов һәм башкалар.

Дамир Сираҗиев премиясенең быелгы лауреатлары:
Әлмәт татар дәүләт драма театры артисты, Татарстанның халык, Башкортостанның атказанган артисты Фоат Зарипов; Туймазы татар дәүләт драма театрының баш режиссеры, Башкортостанның һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Байрас Ибраһимов; Түбән Кама татар дәүләт драма театрының баш рәссамы Булат Нәсихов; Яр Чаллы татар дәүләт драма театры артисты Энже Шиһапова; драматург, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Рәдиф Сәгъдиев; ТР атказанган артисты, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе Нурания Җамалиева Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының баш мөхәррире Гөлнур Гыйматова; ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Рәфикъ Әхмәтов;  ТР халык артисты,  Казан дәүләт рус яшь тамашачылар театры артисты. Александр Купцов.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International