Татарстанның төп музеена 125 ел!

2020 елның 4 апреле, шимбә

5 нче апрельдә Татарстан Республикасы Милли музее үзенең 125-еллык юбилеен билгеләп үтә. Бу вакыйга Татарстан һәм бөтен ил тарихында һәм мәдәниятендә әһәмиятле дата булып тора.

1895 елда ачылып, ул Казан шәһәре фәнни-сәнәгать музееннан алып илнең иң эре төбәк музеена кадәр үсеш юлы үткән. Аны оештыручылар арасында Казан университетының күренекле галимнәре – А.А. Штукенберг, Н.П. Загоскин, П.И. Кротов, Н.Ф. Высоцкий, Н.Ф.Катанов, шәһәр башлыгы С. В. Дьяченко, Казан меценатлары һәм хәйриячеләре О. С. Александрова-Гейнс, И.Ф.Лихачев һәм башкалар бар. Музейның нигезен галим һәм коллекционер А.Ф.Лихачев тупланмасы һәм 1890 елгы фәнни-сәнәгать күргәзмәсе экспонатлары тәшкил итә.

Музей хезмәткәрләре тырыш хезмәтләре нәтиҗәсендә Татарстан һәм аның башкаласының, шулай ук  борынгы дөнья цивилизацияләренең табигый һәм мәдәни-тарихи үсеш мирасын чагылдыручы 940 меңнән артык экспонат булган уникаль коллекцияләр тупланган.

Музей тупланмасының киңлеге һәм күптөрлелеге фәнни эшчәнлек алып барырга, зур күргәзмәләр һәм экспозицияләр булдырырга, каталоглар һәм альбомнар, оригиналь сувенир эшләнмәләр  чыгарырга мөмкинлек бирә.

Халыкара форумнар, тематик конференцияләр һәм гамәли семинарлар оештырып, яңа музейлар булдырып һәм заманча технологияләр кулланып эшләүче Татарстан Республикасы Милли музее күп еллар дәвамында республиканың абруйлы фәнни һәм методик үзәге булып тора. Музейның күпсанлы белем бирү проектлары һәм программалары арасында «Татарстан музейлары язы», фестивальләр, музей фольклор бәйрәмнәре һәм конкурслар бар.

Профессиональ коллектив, алдынгы фәнни үзәкләр белән хезмәттәшлек итү, Россия һәм дөнья музей берләшмәләре составында актив эшчәнлек алып бару ТР Милли музеена музейлар арасында алдынгы позицияләрне саклап калырга мөмкинлек бирә.

Хәзерге вакытта ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган яңа экспозиция төзелә. Музей фонд саклагычын масштаблы реконструкцияләү аша  бирегә килүчеләрне фонд һәм реставрация эшләре үзенчәлекләре белән таныштыру мөмкинлеге бирә торган «Ачык фондлар» булдыру планлаштырыла.

Үзенең туган көне уңаеннан ТР Милли музее барлык кешеләрне 5 апрельдә сәгать 10.00 да «ТАССРның 100 еллыгына 100 исем» циклы кысаларында оештырылган  виртуаль экскурсиягә чакыра. Чара музейны оештыручы А.Ф.Лихачевка багышланган.  Аны социаль челтәрләрдә (Facebook, Вконтакте, Instagram) һәм  https://tatmuseum.ru/сайтында карарга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International