Рөстәм Миңнеханов "Э-моция" инклюзив театраль студиясе спектаклен карады

2020 елның 18 феврале, сишәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казандагы Г.Кариев исемендәге театрда булды, аның  сәхнәсендә "Э-моция" инклюзив театраль студиясе тарафыннан куелган  спектакльне карады. 

 «Что я помню о себе» ("Үзем турында истәлекләр") спектакле Татарстаннан Сиднейга яшәргә күчкән яшь кеше турында. Ул төшләрендә һаман балачагын күрә, уңышлы карьерасына да  карамастан, туган җиренә кайту турында хыяллана. 

Тамаша татар һәм рус телләрендә бара. Сәхнәдә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр уйный. "Э-моция" студиясе иҗат аша аларны социальләштерү максатын куя. Өч елда актерлар Россиянең 12 шәһәрендә кырыктан артык спектакль күрсәткән. 

2019 елның декабрь аенда "Э-моция" инклюзив театраль студиясе җитәкчесе Инесса Клюкина «Доброволец России»  бөтенроссия конкурсында "Ел волонтеры" номинациясендә җиңде. Бүләкне аңа Россия Президенты Владимир Путин тапшырды, ә "Э-моция" инклюзив театраль студиясе "Мөмкинлекләр тигезлеге" номинациясендә иң яхшы проект булып танылды. 

Рөстәм Миңнеханов спектакль тәмамлангач, "Э-моция" коллективына рәхмәтен белдерде һәм югары дәрәҗәдәге иҗади осталыкларын билгеләп үтте. "Кыска гына вакыт эчендә  "Э-моция" студиясе Россия күләмендә профессиональ коллектив икәнлеген раслады. Шуны бүген без дә күрдек. Спектакль барышында алар бик оста уеннары белән актуаль теманы күтәрәләр", - диде ТР Президенты. 

Ул искәрткәнчә, иҗат төркеме үзенең  казанышлары аша  кешенең мөмкинлекләре чиксез булуын күрсәтә. 

Шуннан Рөстәм Миңнеханов "Э-моция" коллективына инклюзив культура үсешенә керткән өлешләре өчен Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәтен тапшырды. ТР Президенты шулай ук студиягә махсус җиһазлар алу өчен сертификат тапшырды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International