Казанда язучы Әмирхан Еники истәлегенә мемориаль такта барлыкка килде

2020 елның 14 феврале, җомга

Татар язучысы вафатына 20 ел тулуга багышланган чарада Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Язучылар берлеге әгъзалары, әдәби-мәдәни җәмәгатьчелек, шулай ук язучының туганнары катнашты.

Истәлек тактасы  Чехов урамы, 53 йорт фасадына урнаштырылды, анда Әмирхан Нигъмәтҗан улы 1994 елдан 2000 елга кадәр яшәгән.

Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Әмирхан Еники әсәрләрен төрле телләргә тәрҗемә итү буенча зур эш башкарылуы турында сөйләде.

«Без киләчәктә дә язучының шәхесен һәм иҗади мирасын саклау һәм популярлаштыру юнәлешендә эшләргә тиеш.   Безнең чор балалары Әмирхан Еники әсәрләрен укып үсте. Аның хикәяләре кайчагында зур повестьләрне дә алмаштырырга сәләтле. “Кем җырлады?” әсәрен генә искә төшерик. Әмирхан аганың әсәрләре күңелләрне тетрәндерә торган. Безгә бу әдәби мирасны сакларга кирәк», - диде Минтимер Шәймиев.

Мемориаль такта ачу бер үк вакытта ТАССР төзелүнең 100 еллыгына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Бер яктан, язучының тормышы һәм иҗат юлы республикабызның йөз еллык тарихы белән тыгыз бәйләнгән, икенче яктан - Әмирхан Еники фронт язучысы булган. Аның китаплары гаҗәеп эстетик матурлыкка ия, тирән фәлсәфә һәм милли психология белән сугарылган, - дип ассызыклады ТР мәдәният министры Ирада Әюпова үз чыгышында.

Мемориаль тактаның авторы - рәссам, скульптор һәм ТР Мәдәният министрлыгының  Бакый Урманче премиясе лауреаты Павел Бердников.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International