Муса Җәлилнең туган көнендә шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр салачаклар

2020 елның 11 феврале, сишәмбе

15 февральдә Казанда каһарман шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 114 ел тулуны билгеләп үтәчәкләр.

Традиция буенча 11.30 сәгатьтә шагыйрьнең  1 Май мәйданындагы  һәйкәленә чәчәкләр салу булачак.  Тантанада Татарстанның иҗат интеллигенциясе вәкилләре, студентлар һәм мәктәп укучылары,  укытучылар  һәм  шигърият сөючеләр катнашыр дип көтелә.

12.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музее фондларыннан легендар «Моабит дәфтәрләре»н чыгару була. М.Җәлилнең «Моабит» төрмәсендә иҗат ителгән шигырь кулъязмаларын Казан халкы һәм кунаклары елга бер тапкыр - 15 февральдә генә күрә ала. Гадәти көннәрдә бу  дәфтәрләр ТР Милли музее тарафыннан  махсус саклап тотыла.

Быел «Моабит дәфтәрләре»н  алып чыгу хокукы Гомумроссия халык фронтының Татарстан Республикасындагы  Төбәк штабы рәистәше, «Ватан Берләшмәсе» төбәк иҗтимагый яшьләр оешмасы советы рәисе Александр Юрьевич Коноплевка бирелде.

Традиция буенча тантана вакытында «Җәлил укулары» Халыкара әдәби шигырь укучылар конкурсында җиңүчеләр башкаруында шигырьләр  яңгыраячак (оештыручылар - Бөтендөнья Татар конгрессы, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге).

Чара кысаларында беренче тапкыр 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында кулланган совет һәм немец ату коралларын күрсәтү белән реконструкторлык дәресе узачак.

Чарага керү ирекле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International