«НИКА» белем бирү порталы татарстанлыларны булачак бәйрәмнәргә багышланган иҗади конкурсларда катнашырга чакыра

2020 елның 4 феврале, сишәмбе

Якынлашып килүче Ватанны саклаучылар  һәм Халыкара хатын-кызлар көннәре уңаеннан «НИКА» белем бирү порталы (https://оценика.рф) белем бирү оешмаларының  укучылары һәм тәрбияләнүчеләрен, педагогларны һәм ата-аналарны «Ватанымны саклаучы!», «Минем әнием – иң яхшы» һәм «Үз кулларым белән ясалган открытка» бөтенроссия иҗади конкурсларында катнашырга чакыра. Алар барысы да бушлай.

Оештыручылар сүзләренә караганда, конкурслар балалар һәм ата-аналарның уртак иҗатына ярдәм итәргә, шәхеснең үсешенә, иҗади инициатива һәм эстетик зәвык формалашуга ярдәм итә.  Узган ел оештыру комитетына Россиянең барлык почмакларыннан 3000гә якын гариза килгән. Шуларның 390ы - Татарстаннан.

Катнашу өчен  иҗади эшне әзерләп,  конкурс битендә электрон заявка ясарга кирәк:

  • «Защитник Родины моей!» - https://оценика.рф/konkursy/zashchitnik-rodiny-moey-0
  • «Моя мама лучше всех» - https://оценика.рф/konkursy/mama
  • «Открытка своими руками» - https://оценика.рф/konkursy/otkrytka-svoimi-rukami

Катнашу тәртибе һәм шартлары Конкурс турында Нигезләмәдә күрсәтелгән. Тулырак мәгълүмат белән https://оценика.рф сайтында танышырга мөмкин.

Сорауларны электрон почта аша җибәрегез: admin@oc-nika.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International