Татарстан спектакльләре «Алтын битлек» театраль премиясе фестивалендә күрсәтеләчәк

2020 елның 24 гыйнвары, җомга

Иртәгә Мәскәүдә «Алтын битлек-2020» фестивале кысаларында фильмнар күрсәтелә башлый.

Быел фестивальнең конкурс программасына Татарстан Республикасыннан «Әлиф» иҗат берләшмәсе һәм «Инклюзион» («Әллүки») иҗат проектларын гамәлгә ашыру үзәгенең, «Пантера» («Арена») камера балетының  ике спектакле керде. Моннан тыш, «Алтын битлек-2020» фестиваленең конкурстан тыш проектлар программасына Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры һәм Буа дәүләт драма театры куелышлары сайлап алынды.

Фестивальдә барлыгы 29 шәһәрдән 81 театр катнаша, 101 спектакль күрсәтеләчәк. Театраль премиянең конкурс программасы 14 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Тамашачыга  күрсәтеләчәк беренче спектакль - Алексей Франдетти тарафыннан куелган «Стиляги» мюзиклы. Аны театрның Төп сәхнәсендә 25 гыйнварда тәкъдим итәчәкләр. Лауреатларны бүләкләү тантанасы 15 апрельдә «Зарядье» концерт залында узачак.

Премия турында: "Алтын битлек" 1993 елда гамәлгә куела. Ул театр сәнгатенең барлык төрләре буенча (драма, опера, балет, заманча бию, оперетта/мюзикл, курчак театры) сезонның иң яхшы эшләре өчен бирелә. Премия лауреатлары ел саен номинант спектакльләр фестивалендә билгеләнә.

"Алтын битлек" фестивале Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы ярдәме белән үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International