Татарстанлыларны ислам дөньясы илләреннән классик музыка башкаручыларның Халыкара фестиваль-конкурсында катнашырга чакыралар

2020 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

13-17 апрельдә Бакуда ислам дөньясы илләреннән яшь башкаручыларның (20 яшькә кадәр) Халыкара фестиваль-конкурсы узачак.

«Kainat»  яшьләр үзәге  тарафыннан гамәлгә куелган һәм оештырылган иҗади конкурс  Мәгариф, фән һәм мәдәният  мәсьәләләре  буенча Ислам оешмасы (ISESCO), Әзербайҗан Республикасы Яшьләр һәм спорт министрлыгы, Әзербайҗан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бакуның У.Гаджибейли исемендәге музыка мәктәбе ярдәмендә үткәрелә.

Фестиваль-конкурсның оештыру комитетында хәбәр итүләренчә, халыкара жюри яшь талантларның чыгышларын традицион рәвештә ике яшь төркемендә (I - 15 яшькә кадәр, II – 16 яшьтән 20 яшькә кадәр) билгели.

Гран-при иясе, шулай ук лауреатлар грантлар алачак.

2018 елда фестиваль-конкурсның төп бүләге  Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең 2 курс студенты Таһир Камалетдиновка тапшырылган иде.

Ислам дөньясы илләреннән классик музыка башкаручыларның Халыкара фестиваль-конкурсында катнашу өчен гариза һәм документларны 2020 елның 30 мартыннан да соңга калмыйча җибәрергә кирәк. Электрон почта адресы: kainatgm@mail.ru.

AZ1000. Әзербайҗан.

Баку шәһәре, Хагани ур., 31/18.

телефон: +99412 493 03 81,

факс: +99412 493 95 94

сайт: www. kainat.az

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International