Татарстанлыларны Бөтенроссия күләмендә үткәрелүче хәрби-тарихи тематикалы проектлар конкурсында катнашырга чакыралар

2020 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

Россия хәрби-тарихи җәмгыяте  тарафыннан үткәрелүче  бәйгенең максаты - илнең хәрби-тарихи мирасын саклауга юнәлдерелгән иң яхшы инициативаларга ярдәм күрсәтү.

Анда катнашу өчен юридик затлар (коммерциячел булмаган оешмалар, коммерция оешмалары) һәм шәхси эшмәкәрләр чакырыла. Гаризалар 2020 елның 15 февраленә Мәскәү вакыты белән 23:30 сәгатькә кадәр кабул ителә.

Җиңүчеләр проектны гамәлгә аәыру өчен оештыру һәм финанс (ике миллион сумга кадәр) ягыннан ярдәм алачак.

Конкурска түбәндәге номинацияләр буенча проектлар тәкъдим итәргә мөмкин:

  • хәрби-тарихи фән өлкәсендәге проектлар;
  • хәрби-тарихи һәм заманча хәрби тематикага музей-күргәзмә һәм экспозиция проектлары;
  • балалар хәрби-тарихи лагерьларын оештыру кысаларында хәрби-патриотик тәрбия һәм тарихи белем бирү чараларын гамәлгә ашыру проектлары;
  • хәрби-тарихи фестивальләр оештыру һәм үткәрү буенча проектлар;
  • хәрби-археологик һәм эзләнү эшчәнлеген гамәлгә ашыру проектлары.

Катнашучыларга конкурсның рәсми сайтында шәхси кабинетта теркәлергә, тиешле электрон формаларны тутырып гариза язарга һәм документлар тапшырырга кирәк.

Конкурс нәтиҗәләре 2020 елның 10 апреленә кадәр билгеле була һәм Россия хәрби-тарихи җәмгыяте сайтында басылып чыгачак. Конкурс турында барлык мәгълүмат, шул исәптән  гаризаны тутыру буенча тәкъдимнәр,  https://www.конкурсрвио.рф/ сайтында  урнаштырылган.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International