Татарстанда Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» Халыкара телевизион конкурсының сайлап алу турлары башлана

2020 елның 9 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Конкурсның беренче сайлап алу турлары декабрь аенда Казанның уку йортларында узды. Аерым алганда, алар Н.Җиһанов исемендәге  Казан дәүләт консерваториясендә, Казан дәүләт мәдәният институтында, И.В.Әүхәдиев исемендәге Музыка көллиятендә һәм театр училищесында    үтте.            

Алдагы тыңлаулар Татарстан Республикасының шәһәр һәм районнарында, Россия Федерациясе төбәкләрендә, чит илләрдә булачак. Әйтик, сайлап алу турлары гыйнварда Теләчедә (18 гыйнварда), Буада (19 гыйнварда), Әлмәттә (24 гыйнварда), Түбән Камада (25 гыйнварда) оештырылачак. Февраль аенда  исә шундый ук чаралар  Ульянда уза, биредә Марий Эл һәм Чуашстаннан булган катнашучылар тыңланачак.  Шул ук айда Оренбург өлкәсенең Әсәкәй авылында Самара өлкәсе башкаручылары үз көчләрен сынап карый алачак. Март аенда конкурс комиссиясе Уфада, Екатеринбургта һәм Санкт-Петербургта эшләячәк. Шул ук вакытта сайлап алу турлары турыдан-туры һәм читтән торып үткәрелә, дип аныклый оештыручылар.

Катнашучыларның  яше - 17дән 35кә кадәр. Аларның чыгышлары ике номинациядә бәяләнәчәк:

• «Солист-вокалист». Әлеге номинация өч юнәлешне үз эченә ала: академик вокал, эстрада вокалы, халык җыры (ир-ат һәм хатын-кыз тавышлары);

• «Солист-инструменталист».

Конкурста катнашу өчен гариза, аудио яки видеоматериалларны конкурсның электрон почтасына җибәрергә кирәк: tm.ilham@mail.ru. Оештыручылар исем-фамилияне, яшьне, әсәрнең исемен һәм элемтә өчен телефон номерын күрсәтергә кирәклеген искәртә. Материалларны кабул итүнең соңгы көне  – 15 март.

Белешмә өчен телефоннар: +7 (919) 690 04 22; 8(843)277-19-81(91)

Конкурсның II туры 17-18 апрельдә Казан дәүләт мәдәният институтында, III тур – 19 апрельдә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең Концертлар залында узачак. Гала-концерт 21 апрель көнне Г.Камал исемендәге  Татар дәүләт академия театрында була.

Белешмә өчен: яшь башкаручыларның «Татар моңы» Халыкара телевизион конкурсы 2008 елдан башлап ел саен үткәрелә. 2019 елда Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов карары белән аңа ТАССРның халык артисты Илһам Шакиров исеме бирелде.

Конкурсның максаты - татар халык җырларын һәм татар композиторларының әсәрләрен пропагандалау, яшьләрнең игътибарын милли-мәдәни кыйммәтләргә җәлеп итү, талантлы яшь башкаручыларны ачыклау һәм аларга ярдәм итү, иҗади потенциалын үстерү.

Жюри рәисе ун ел дәвамында үзгәрешсез кала, ул - Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, профессор, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Салават Фәтхетдинов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International